"Мәктәп турында күңелле шигырьләр" исемле шигырь укучылар конкурсы

2017 елның 11 апреле, сишәмбе

11 апрельдә Чирмешән лицеенда башлангыч класс укучылары өчен "Мәктәп турында  күңелле шигырьләр" шигырь укучылар конкурсы узды.

Конкурста районның 22 мәктәбеннән 37 укучы катнашты. 1-4 класс укучыларына  бәйге барышында үзләренең иҗади осталыкларын күрсәтү мөмкинлеге булды. Конкурсантларны рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты, башлангыч класс укытучыларыннан торган жюри бәяләде.

Нургалиев Рамазан Лашман мәктәбенең 1 класс укучысы;

    Петрякова Дарья беренче Чирмешән мәктәбенең 2 класс укучысы;

    Баһауова Алия Чирмешән лицееның 3 класс укучысы;

    Митяева Арина беренче Чирмешән мәктәбенең 4 класс укучысы җиңүчеләр булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International