2017 елның 12 апрелендә, "Җиңү волонтерлары" республика акциясе кысаларында, яшьләрнең ял итү үзәгендә "Квист-космос" исемле интеллектуаль уен узды.
Уенда Нурлат аграр техникумы студентлары катнашты. Студентлар өч төркемә бүленеп ярышты, космонавтика көненә багышланган ребуслар чиштеләр, Совет һәм Россия киноларыннан фразалар таптылар. Җиңүче командага 3 D кинотеатрга бер тапкырга абонемент тапшырылды.