Урманасты Үтәмеш авылында яшәүче Галиуллина Фәрхинур Шакир кызын Россия Президенты исеменнән 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Фәрхинур Шакир кызын юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина һәм Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Минголов котлады.
Рәмзия Шакировна РФ Президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлауларын җиткерде, сәламәтлектә озын гомер кичерүен теләп истәлек бүләге тапшырды.
Бөек Ватан сугышы вакытында 12 яшьлек Фәрхинур Шакир кызы колхозда эшли, сукырайган әнисенә булыша. Фәрхинур Галиуллина пенсиягә чыкканчы колхозда эшли, сыер сава, бозаулар карый, чөгенднр эшкәртә.
Ире Шакир белән 7 бала үстерәләр. Бүген Фәрхинур Шакир кызының 13 оныгы, 11 оныкчыгы бар.