2017 елның 12 апрелендә Казанның 139нчы гимназиясендә "Россия династияләре" укучыларның проект эшләре һәм 8нче төбәкара иҗади конкурс җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Конкурска 21 эш инглиз телендә, 416 эш рус телендә, 261 эш татар телендә тәкъдим ителгән. Конкурста балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм 1-11 класс укучылары катнашты.
Җиңүчеләр арасында Чирмешән районы укучылары да бар:
1 урын - Имаева Аделина, Күтәмә мәктәбенең 2 класс укучысы (укытучысы Татьяна Ивановна Герман),
2 урын - Селезнева Ксения, беренче Чирмешән мәктәбенең 8 класс укучысы (укытучысы Людмила Федоровна Баляева),
3 урын - Зиякова Адилә, беренче Чирмешән мәктәбенең 7 класс укучысы (укытучысы Әлфинур Вәгыйз кызы Сөләйманова).