Михаил Михайлович Титов тумышы белән Чирмешәннән, Тын океан матросы. Востаниядә катнашкан өчен 1906 елда аны атарга дигән хөкем карары чыгаралар, аннары аны 15 ел каторга белән алмаштыралар. 13 ел утырганнан соң Февраль революциясе белән азат ителә. Чирмешәндә Совет власте урнаштыручыларның берсе.
1919 елның 13 апрелендә аны бер кулак сата һәм аклар атып үтерә.