2017 елның 12 апрелендә "Ландыш" балалар бакчасында "Экологическое воспитание дошкольников в МБДОУ "Ландыш" в условиях реализации ФГОС" темасына экология буенча семинар узды.
Семинарны балалар бакчасы мөдире Ибәтова Гөлфия Марс кызы оештырды. Семинарга Питрәч районы, Шентала районы, Самара өлкәсе һәм район балалар бакчалары тәрбиячеләре җыелды. Кунаклар үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, бакчаның эшчәнлеге белән таныштылар.