Чирмешәндә "Яшьләр" скверын ничек үзгәртергә

2017 елның 14 апреле, җомга

2017 елның 8 фералендә Яшьләрнең ял итү үзәгендә "Яшьләр" скверын ничек үзгәртеп кору турында сөйләштеләр.

Район үзәгендәге Яшьләр скверын үзгәртеп кормакчылар. Аның эскиз проекты буенча Чирмешәндә махсус тыңлаулар оештырып, халык фикерен белештеләр.
Совет урамындагы фонтанлы парк, күл тирәләре - чирмешәнлеләрнең яраткан ял итү урыны. Җәйләрен биредә күп чаралар, концертлар уза. Шуның өчен анда булырга тиешле үзгәрешләр якташларыбызны битараф калдырмас.
Казан белгечләре – проектантлар, архитекторлар ноябрь аенда безгә килеп, әлеге территорияләрне карап, тикшереп, Чирмешәннең тарихы белән кызыксынганнар. Шулар нигезендә киләчәктә сквер территориясен ничек күзаллаулары хакында эскиз проекты әзерләнгән. Аны презентацияләү семинарында фикер алышучыларда яшьләр активистлары, укучылар, социаль өлкә, мәдәният тармагы вәкилләре, белгечләр байтак иде. Чарада район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин да катнашты.

-Мондагы территорияне ничек яхшырак итәргә кирәклеген сездән дә яхшы белүче юк, шуның өчен фикерләрегезне беләсебез килгән иде, - диделәр Казан кунаклары.
“Архитекторлар десанты” мастерское белгечләре скверда агач, куакларны күбәйтергә тәкъдим итә. Монда амфитеатр, тамашачылар һәм ял итүчеләр өчен утыргычлар, яктырткычлар күбрәк булырга тиеш, дип исәпли алар. Җәйге кафе да кирәк. Дзержинский урамы ягыннан җәяүлеләр юлы ясау да отышлы, диләр. Белгечләрнең башка тәкъдимнәре дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International