"Эко-проба" проекты

2017 елның 15 апреле, шимбә

Чирмешәннең Яшь Гвардия активистлары үзәк китапханәдә, "Эко-проба" проекты кысаларында, "Экологик диктант" уздырдылар.

Чара барышында катнашучыларга экология темасына тестлар таратылды.  Тестта 35 сорау, һәр сорауга берәр дөрес җавапны сайлап алырга кирәк иде. Катнашучылар биремнәрне тиз башкарып чыкты. Ахырдан катнашучыларга сертификатлар бирелде. Якын көннәрдә диктантның нәтиҗәләре ачыкланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International