Беренче Чирмешән мәктәбе укучылары “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте көче“ Бөтенроссия акциясенә кушылды. Анда катнашулары юкка гына түгел, биредә “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте“ отряды уңышлы эшли.
Акция мәктәпнең яңа спорт залында үтте, анда 8 яшьтән өлкәнрәк яшүсмер малайлар-һәрберсе бер минут дәвамында турникта төрле күнегүләр ясап баллар җыйды.
Акциянең судьялары “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте“ отряды активистлары – кызлар һәр укучының балларын санап, классларның һәм мәктәпнең гомуми күрсәткечен исәпләп чыгардылар. Мәктәп буенча гомум балл – 5356.
Мәктәптән тыш эшләр үзәге.