20 мартта Чирмешән районында "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" грантына конкурс старт алды. Конкурсның муниципаль этабында мәктәпкәчә белем бирүче оешмалар катнашты.
2017 елның 14 апрелендә безнең районга эксперт комиссиясе килде. Алар районда ике балалар бакчасын сайлап алды - Чирмешәннең "Каенкай" балалар бакчасы һәм Лашманның "Ләйсән" балалар бакчасы. Конкурс йомгаклары буенча Татарстанда 20 балалар бакчасы бүләкләнде.