Казанда V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены узды

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Татар халкында Бәби туе, Өй туе, Бишек туе йолалары, ниһаять, Сабан туе булса да, «Калфак туе» дип аталган йола юк. Бу бәйрәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы хыялында туган яңа бәйрәм һәм ул кичә, 14 апрельдә, V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены кысаларында Казан Ратушасының Колонналар залында узды.

«Калфак туе»на килгән хатын-кызлар бөтенесе дә диярлек калфактан иде. Быел калфакларның, беренче җыеннарга караганда, шактый җыйнак һәм пөхтә булуы күзгә ташлана. Яшь ханымнарның күбесе калфакны күлмәк белән пардан зәвыклы иттереп тектергәннәр.

Әлеге мәдәни чара төрле мәйданчыкларда оештырылган берничә чараны берләштерде. Кунаклар өчен калфак чигү һәм татар хатын-кызлары башкара торган төрле кул эшләре буенча осталык дәресләре дә, декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләренең һәм кул эшләнмәләренең сәүдә нокталары да оештырылган. Ә зур залда ике сәгатьтән артык концерт номерлары һәм йолалар турында кыскача мәгълүмат белән аралаштырылып татар милли киемнәрен тәкъдим итүче дизайнерлар бәйгесе дә барды.

Форумда Чирмешәннең "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы бүлекчәсе җитәкчесе Лилия  Хөснуллина катнашты.

"Ак калфак" Бөтендөнья бүлекчәсе җитәкчесе Кадрия Идрисова үзенең чыгышында яхшы эшләүче районнар арасында Чирмешән районын да искә алды. Л. Хөснуллина Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International