Бүген, 2017 елның 17 апрелендә оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә үткәрде.
Атналык киңәшмә барышында район полиция бүлекчәсе начальнигы Илгиз Алмакаев, финанс һәм бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин, инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Хәлим Салахов, башкрма комитет җитәкчесенең икътисади сораулар буенча урынбасары Марат Әһлиуллин, район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Илдус Мәссаров, мәдәният бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Ольга Маркова, Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Илназ Мөхетдинов райондагы яңалыклар белән таныштырдылар. Мирзаһит Гатин шәхси сектордан сөт сату, Айрат Сабиров районның санитар-экологик торышы турында сөйләделәр.