Хезмәткә-хөрмәт

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлешләре, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен, "Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыятенең Түбән Кәминкә бүлекчәсе  идарәчесе Ильяс Фәсыйх улы Гафиев,  135нче янгын-коткару часте бухгалтеры Гөлсәрия Габдрахман кызы Җиһаншина, "Татавтодор"ның Аксубай филиалы "Чирмешән" юл ремонт-төзелеш участогы  начальнигы урынбасары Равил Вильсон улы Мөхәммәтшин, Чирмешән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы, милли мәгариф буенча директор урынбасары Гакилә Гәбдерәхим кызы Нуретдиновалар район  башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Авыр тормыш хәлендә калган район халкының проблемаларын чишүдәге активлыгы, принципиальлеге һәм җаваплылыгы өчен, Чирмешән районында Татарстан Республикасы кеше хокуклары буенча вәкиленең җәмәгать ярдәмчесе Рагый Харис кызы Нурхәммәтова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International