"Зөбәрҗәт" ансамбле җырчысына 75 яшь тулды

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

Фәризә апа Галәүтдинова тумышы белән Югары  Чегодайдан. Инде 45 ел Керкәле авылында яши.

Ул 35 ел гомерен балаларга багышлаган, Югары Кәминкә мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты, тарих фәннәре укыткан,  тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып та эшләгән. Ире Имаметдин белән өч ул тәрбияләп үстергәннәр, бүген ул 7 онык әбисе.

 Ф.Галәүтдинованың мәкаләләре еш кына "Безнең Чирмешән", "Безнең гәҗит" басмаларында урын ала.

2016 елда Югары Кәминкә авыл мәдәният йорты каршында "Зөбәрҗәт" ансамбле оешты. Бу ансамбльдә авылның венсионарлары, ветераннар, укытучылар җырлый. 

-Әлеге ансамбльдә җырлый башлагач гүя яшьлеккә кайттык. Элеккеге хезмәттәшләр белән аралашу көч, дәрт бирә, быел хәтта грипп белән дә чирләмәдек. Мәдәният хезмәткәрләренә зур рәхмәт, 20 апрельдә без әле Гала-концертта да чыгыш ясыйбыз, - диләр пенсионерлар.

"Язгы изгелек атнасы" кысаларында ансамбльнең җырчысын юбилее белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International