Районның Татарстан варислары Союзы членнары "Язгы изгелек атнасы" Бөтенроссия акциясе кысаларында төрле чаралар үткәрәләр. Педагог-оештыручы Кудряшова Татьяна Николаевна җитәкчелегендә Чирмешән лицее укучылары өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында тәрбияләнүчеләргә концерт күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.