«Язгы изгелек атнасы – изге эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН# #МЭРХЭМЭТЛЕТАТАРСТАН#» һәм "Янәшәдә ветераннар яши" республика акциясе кысаларында, район үзәк больницасы хезмәткәрләре өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында булдылар. Биредә 61 кеше яши.
Акциядә катнашучыларның кан басымнарын һәм кандагы шикәрне тикшерделәр һәм аларның нәтиҗәләре буенча киңәшләр бирделәр, шулай ук "Олы яшьтә сәламәтлекне ничек кайгыртыргы" темасына лекция дә укыдылар.