11нчеләрнең беренче сынаулары 29 майга билгеләнгән.
Географиядән – 2, информатикадан 8 укучы имтихан тапшырырга Әлмәткә бара. 31 майда математикадан база дәрәҗәсендә 100, 2 июньдә профиль дәрәҗәдә 66 укучы имтихан тотачак. 5 июньдә җәмгыять белеменнән – 61, 7 июньдә физикадан – 38, рус әдәбиятыннан 3 укучы сыналачак. 11 классны тәмамлаучы 108 укучы да 9 июньдә рус теленнән сынау үтәчәк. 13 июньдә 4 укучы инглиз теленнән (язма), 28 егет һәм кыз биологиядән имтихан тапшыра.
Бу фәннәрдән бердәм дәүләт имтиханнары Лашман мәктәбендә узачак. 15, 16 июнь көннәрендә 8 укучы инглиз теленең сөйләм өлешеннән имтихан тапшырырга Лениногорскига барырга тиеш. 19 июньдә 17 укучы химиядән, 12 укучы тарихтан Әлмәт шәһәренә барып имтихан бирә.
Бу уку елында районда 11 класссны – 108, 9 классны 248 укучы тәмамлый.
9 классларның беренче сынаулары 26 майда, бу көнне 10 укучы инглиз теленнән сынау үтәргә Нурлатка бара. Калган имтиханнар Лашманда була. 30 майда – рус теленнән, 6 июньдә математикадан төп дәүләт имтиханнары узачак. 1, 3, 8, 19, 23 июньдә сайлап алган фәннәрдән (физика, биология, тарих, рус әдәбияты, информатика, химия, география, җәмгыять белеме) сынау тапшырачаклар.