14 апрель көнне район балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары Туймәт мәктәбендә "Бию ритмында" исемле концерт күрсәттеләр. Чарада музыка жанры турында әңгәмә дә үткәрелде. Яшь тамашачылар артистларны җылы кабул иттеләр.