Туган як тарихы музеенда "Татарстанның флора һәм фауна Кызыл китабы" исемле фоторәсемнәр күргәзмәсе эшли башлады. Монда Татарстанның Кызыл китабына кертелгән кайбер җәнлекләрен һәм үсемлекләрне күрергә була. Кызганычка кршы, аларның барысын да урнаштырып бетерү мөмкин түгел. Кызыл китапта 595 төрдә үсемлекләр, гөмбәләр, хайваннар урын алган. Күргәзмәне оештыруның төп максаты - халыкка табигатьне сакларга кирәклеген исләренә төшерү.