Бөтенроссия "Язгы игелеклелек атнасы" акциясе кысаларында Россия мәктәп укучылары хәрәкәте активистлары (җитәкчесе Смирнова Екатерина Николаевна), мөмкинлекләре чикле Башарин Юрий янына бардылар. Акциядә катнашучылар аңа беренче Чирмешән мәктәбе укучылары исеменнән бүләкләр тапшырдылар, сәламәтлек теләделәр.
17 апрельдә Лашман урта мәктәбе тимурчылар отряды "Ялгыз кешеләргә ярдәм ит" акциясе уздырды. Педагог-оештыручы Динмөхәммәтова Галия Мингазит кызы җитәкчелегендә тимурчылар авылның өлкән кешеләренә кулларыннан килгән кадәр ярдәм иттеләр.
Чирмешән лицее варислары ( педагог-оештыручы Кудряшова Татьяна Николаевна) "Йөрәгеңә яхшылык урнаштыр" программасы буенча өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында гомер итүчеләргә концерт күрсәттеләр.
"Мәктәптән тыш эшләр үзәге"