"Кан доноры көне"

2017 елның 22 апреле, шимбә

Кан донорлары көне –   социаль бәйрәмнәрнең берсе, ул милли генә түгел, халыкара характер да йөртә. Бу  көн бушлай кан тапшырып, бөтенләй таныш булмаган авыруларның гомерен саклап калучыларга багшылана. Бүген  Чирмешән районы  Яшь Гвардия активистлары  "Лекториум"  проекты кысаларында донорлык турында сөйләшү үткәрделәр .  Әңгәмә вакытында активистлар донорлыкның файдасы һәм зыяны турында сөйләштеләр.  Ә бүлекчә җитәкчесе Алинә Нуртдинова үзенең шәхси тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шулай ук, укучылар актив рәвештә сораулар бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International