"Язгы изгелек атнасы" ирекле акция кысаларында Яшь Гвардия активистлары беренче Чирмешән мәктәбе укучылары белән волейбол уйнады. Өч уен нәтиҗәләре буенча Яшь Гвардия командасы җиңде. Командага грамоталар тапшырылды.