"Изге эшләр эшләргә ашыгыгыз" чаралар циклы

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

Үзәк балалар китапханәсе Бөтенроссия "Язгы игелек атансы" акциясендә актив катнашты һәм чаралар циклы уздырды:

19 апрель - Китап укучы гаилә көне. Бәйрәмгә иң күп китап укучы гаиләләр чакырылды, алар белән конкурслар, әдәби викторина  уздырылды,  уеннар уйнадылар. Барлык гаиләләргә дә Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

20 апрель - Чирмешән кадет мәктәп-интернатының 5 һәм 7 класс укучылары белән "Яхшылык һәм начарлык: эшләребезнең сәбәбе" темасына тәрбияви дәрес уздырылды. Әңгәмә слайдлар белән үрелеп барылды.

21 апрель - беренче Чирмешән мәктәбенең 2 класс укучылары белән "Изге эшләрнең адресы" темасына дәрес  уздырылды.

23 апрель - "Яшь китапханәче" түгәрәге членнары белән "Минем яхшы эшләрем" темасына әңгәмә  үткәрелде.

"Гаиләбез белән китап укыйбыз" фоторәсемнәр конкурсына йомгак ясалды. Мөхәммәтшиннар, Пешковлар, Черновлар  гаиләләренә бүләккә китаплар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International