Мәктәптән тыш эшләр үзәге “Ветераннарның оныкчыклары Җиңүне рәсемгә төшерә” V республика конкурсының район этабына йомгак ясады

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан оештырылган “Ветераннарның оныкчыклары Җиңүне рәсемгә төшерә” V республика конкурсының район этабына йомгак ясалды. Конкурсны оештыручы мәктәптән тыш эшләр үзәге 47 эш арасыннан иң яхшыларын сайлап алып республика этабына тапшырган.
“Кул эшләре  серләре” түгәрәге члены Ләйсән Гамированың (җитәкчесе - Татьяна Новичкова) эше иң яхшысы дип табылды, ул – беренче урында. “Акыллы малайлар һәм кызлар” түгәрәгендә шөгыльләнүче Арина Андреева (җитәкчесе – Наталья Осипова) һәм Әккәрәй мәктәбе укучысы Аделина Турлуковалар (укытучысы – Ирина Евдокимова) - икенче, ә Наталья Лупанова укучысы Дарья Султанова, Татьяна Новичкова укучысы Регина Якуниналар өченче урыннарны бүлеште.

Мәктәптән тыш эшләр үзәге.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International