Татарстанда киләсе ике елда 197 сәламәтлек саклау объектларын яңарту планлаштырыла

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

 Татарстанда киләсе ике елда 197 сәламәтлек саклау объектларын яңарту планлаштырыла, шуларның 75е агымдагы елда сәламәтлек саклау системасын үзгәртеп кору программасы кысаларында яңартылачак. Ике еллык программаның гомуми бәясе 7,5 миллиард сумны тәшкил итә. Үзгәртүләр, иң беренче чиратта, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама шифаханәләренә кагылачак.

Открытие «Республиканского клинического кожно – венерологического диспансера»

“Мондый карарны Татарстан Президенты Рөстәм Минңнеханов кабул итте. Безнең төп бурыч – шифаханәләрдә чиратларны бетерү һәм медицина хезмәтен авыручыларга йөз белән бору”,- дип белдерде республиканың Сәләмәтлек саклау министры Гадел Вафин.

Бүгенге көндә республикада 103 амбулатор-поликлиника оешмасы эшли, алар 3 миллионнан артык кешегә хезмәт күрсәтә. 84 шифаханә ремонтка мохтаҗ.

“2017 елда ремонт 75 медицина объектында үткәреләчәк. Әлеге шифахәнәләр аларга беркетелгән халык саны, тузу дәрәҗәсе, “Халык контроле” системасына килгән күп санлы шикаятьләр буенча сайлап алынды”,- диде Гадел Вафин.

Открытие «Республиканского клинического кожно – венерологического диспансера»

Соңгы елларда республика амбулатор-поликлиника биналарының 40 проценты төзекләндерелгән. 2018 елда 1,2 миллион кеше беркетелгән 122 объектка капиталь ремонт ясалыр дип планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International