Безнең педагоглар эшендә балалар һәм яшьләр арасында патриотик тәрбия алып бару өстенлекле юнәлеш алып тора. Бу хакта ТР Министрлар кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима хәбәр итте. Министр урынбасары барлык мәктәпләрдә дә Җиңү көненә әзерлек баруы турында сөйләде. Шулай ук укучыларның "Үлемсез полк" акциясендә дә актив катнашуларын әйтеп узды.