29 апрель - Халыкара бию көне
Матурлыкка омтылу кешегә тумыштан салынган. Моның иң ачык мисалы – бию. Ул кеше хисләре кебек үк барлыкка килгән һәм үскән. Кеше тормышка соклану, бәхет, уңыш, рәхәтлек хисләрен бию аша чагылдыра. Тормышыбызның буеннан буена без бию белән тыгыз бәйләнештә, һәм бу бәйләнеш өзелгәндә бездән, әйтерсең лә, ниндидер гүзәллек китә...
Традиция буенча балалар сәнгать мәктәбендә дә һәр елны аны билгеләп үтәләр. 26 апрель көнне бу уңайдан мәктәп укучылары төрле биюләрдән торган концерт күрсәтте.