27 апрельдә туган як тарихы музеенда район инвалидлар җәмгыяте белән берлектә "Кул эшләрендә - күңел җылысы" исемле очрашу уздырылды. Чарада кул эшләре осталарын хөрмәтләделәр. Бер айдан артык эшләгән күргәзмәне күпләр карады, ә бүген шул эшләрнең авторлары үз һөнәрләре, осталыклары турында сөйләделәр, тәҗрибә уртаклаштылар. Очрашу ахырында кул эшләре осталарына бүләкләр тапшырылды.