30 апрельдә Чирмешән районында велосипед ярышлары узды. Бу чараны районның Яшь Гвардия бүлекчәсе оештырды. Вело узышлар Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгына багышлап үткәрелде. Катанашучылар 7200 метр араны үттеләр.