Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршылаган көннәрдә Туган як тарихы музее "Бердәм Россия" партиясенең башкарма комитеты һәм Яшь Гвардия бүлекчәсе җитәкчесе Алинә Нуртдинова белән берлектә Югары Чегодайда гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхак Җиһаншинны өенә барып котладылар.