Сезне Бөек Җиңү көне белән тәбрик итәм!
Хөрмәтле ветераннар! Мин сезнең булуыгызга һәм сезгә рәхмәт әйтә алуыма шатланам. Сезнең батырлыгыгыз бәясез, чөнки Сез безгә тыныч томыш бүләк иттегез. Сезнең батырлык үрнәгендә буыннар тәрбияләнә.
Безнең һәм балаларыбызның бәхетле тормышы өчен рәхмәт. Сезнең алда, хатыннарыгыз һәм балаларыгыз алдында баш иябез, хөрмәтебез чиксез.
Чын йөрәктән Сезгә ныклы сәламәтлек, озак еллар тынычлыкта тормышка куанып яшәгез!
Хөрмәт белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин.