Игътибар! Татарстан урманнарында янгын куркынычының 3 нче классы билгеләнде

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Урманнардагы янгын куркынычы вазгыяте турында бүген мәгълүмат чаралары вәкилләренә урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Э.Н. Бәдертдинов сөйләде: “Татарстан урманнарында янгын куркынычының 3 нче классы билгеләнә. Шуңа да карамастан,  кешеләр чүп-чар һәм корыган үлән яндыруны дәвам иттерә. 2017 елның 3 мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан “2017 елның 25 апреленнән 15 маена кадәр янгынга каршы махсус режим кертү турында” 212 нче номерлы карар чыгарылганын искәртәм. Янгынга каршы махсус режим шартларында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 4тән 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20дән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 меңнән 500 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International