Язгы кыр эшләре барышы

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

“ЧИРМЕШӘНАГРО“ җәмгыяте язгы кыр эшләрен аеруча кызу темпларда үткәрә. Биредә тиешленең 28 процент өлешендә, ягъни 846 гектарда орлыклар җиргә күмдерелгән дә.
Бу хуҗалыкта күпьеллык үләннәрне, уҗым культураларын тукландыруны, көздән сөрелгән җирләрне тырмалауны төгәлләделәр дә. Бүген төп көч чәчүдә тупланган: арпадан солы участокларына күчкәннәр. Шикәр чөгендере дә чәчәләр, бу техник культура 450 гектарда үстереләчәк, 286 гектарда чәчкечләр узган да.
“КүтәмәАГРОфирмасы“, “Ильхан“, “Агропродукт“, “Лениногорск Агрофирмасы“ җәмгыятьләрендә планлаганның 21-12 процентында чәчү уздырганнар (район буенча 9 процент, 4000 гектар), 22 мең гектарда дым каплатылган (39 процент).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International