Чит телне яхшы белүче укучыларны ачыклау максатында 2017 елның 29 апрелендә Чирмешән лицеенда «Шоу талантов. Мир английского языка» конкурсының муниципаль этабы узды.
Бәйгедә 2-11 класс укучылары вокал, шигърият, актерлык осталыгы һәм хореография юнәлешләрендә ярыштылар. Тамашачыларга 18 мәктәптән 60 номер күрсәтелде. Конкурсның җиңүчеләренә һәм катнашучыларына район мәгариф бүлегенең грамоталары һәм катнашучы сертификатлары тапшырыла.