4 майда Яшь Гвардия активистлары "Ландыш" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән ветераннарга открыткалар ясадылар. Шулай ук балаларга георгий тасмалары бүләк иттеләр. 9 май көнне балалар открыткаларны Бөек Ватан сугышында катнашучыларга бүләк итәчәк.