Рәхмәт сезгә, кадерле ветераннарыбыз!

2017 елның 5 мае, җомга

Бөек Җиңү бәйрәмен каршылаган көннәрдә барлык ветераннарга да рәхмәт әйтәсе килә, кызганыч, алар саны көннән-көн кими. 4 май көнне туган як тарихы музее хезмәткәрләре "Бердәм Россия" партиясенең башкарма комитеты һәм Яшь Гвардия җитәкчесе белән берлектә, "Язгы изгелек атнасы" акциясе кысаларында, Бөек Ватан сугышы ветераны Гришанин Георгий Васильевич янына бардылар. 99 яшьлек ветеран әле дә үз хәтерендә, бик теләп истәлекләре белән уртаклаша. Без ветеранга бик рәхмәтле, аңа исәнлектә озын гомер итүен теләп, күчтәнәчләр тапшырдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International