"Каләм белән җиңдем дошманны"

2017 елның 5 мае, җомга

Үзәк китапханә китапханәчеләре, икенче санлы Чирмешән мәктәбе укучылары белән, Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган "Каләм белән җиңдем дошманны" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Видео презентация ярдәмендә китапханәче әдәби сәгатьтә катнашучыларны татар халкының күренекле, мәшһүр язучыларының һәм шагыйрьләренең иҗат юлы, батырлыгы, тормыш юлы белән таныштырды. Алар арасында М. Җәлил, Ә. Еники, Г. Әпсәләмов, Г. Кутуй, Н. Баян, Ә. Фәйзи һ.б. бар. Кичәдә катнашучылар фронтовик язучыларыбыз иҗаты яктыртылган "Сугыш утында янганнар" дип аталган күргәзмә белән дә таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International