Чын йөрәктән Сезне Бөек Җиңү көне белән тәбрик итәм!
Безнең әтиләр һәм бабайлар танылган җиңүчеләр буыны, аларның патриотизмы безне яңа эшләргә рухландыра, батырлыклары, ватанга тугрылыклары безнең өчен үрнәк.
Без - тарихи җиңүнең варислары киләчәккә ышаныч белән карый алабыз. Үзебезнең хезмәтебез белән Татарстаныбыз һәм Россия үсешенә зур өлеш кертәбез.
Барыгызга да актив эшчәнлек, ныклы сәламәтлек, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә уңышлар, бәхет телим.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миннеханов.