1-2 май көннәрендә Чистайның "Татнефть-Олимп" футбол кырында 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында "Кожаный мяч" республика ярышлары узды. Чирмешән данын "Чирмешән" балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы яклады (тренерлары Шәфигуллин Р.А.).
Безнең команда Аксубай, Чистай, Нурлат командалыры белән уйнады һәм барысы да тигез очколарга төгәлләнде. Ярыш йомгаклары буенча безнең уенчылар 2нче урында.