Хөрмәтле райондашлар, сугыш һәм хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Сезнең барыгызны да олы бәйрәм – Бөек Җиңү көне белән ихлас котлыйм.
72 ел элек җиңү белән тәмамланган Бөек Ватан сугышы яралары әле дә үзен сиздерә, истән чыкмый, чөнки ул һәр гаиләгә диярлек кагылган, яу кырларында күпләрнең якын кешеләре һәлак булган, меңләгән бала ятимлек ачысын татып үскән.
Җиңүне якынайткан, сугыш кырларында һәм тылда үз-үзен аямаган һәркемгә олы рәхмәт, алар хөрмәткә лаек. Шөкер, дистәдән артык сугыш ветераны әле дә безнең арада. Алар – узган канкойгыч сугышның тере шаһитлары, яшьләребезгә үрнәк. Ветераннарыбызга, билгеле, иң элек таза саулык телибез. Киләсе бәйрәмнәрне дә алар белән каршыларга язсын. Яу кырларында ятып калганнарны да онытмыйк, мәрхүмнәрнең каберләрен, һәйкәлләребезне кадерләп саклыйк.
Бүгенге тыныч тормышыбызга шөкер итик, үзара аңлашып, тату яшик. Сугышлар, низаглар булмасын. Игенчеләребез көзен матур, мул уңыш җыйсын.
Бәйрәм белән!