5 майда Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге кадет мәктәп-интернаты белән берлектә "Җиңү кроссы 2017" оештырдылар. Укучылар ике төркемгә бүленеп йөгерделәр, ЮХИДИ хезмәткәрләре озатып барды. Чара ахырында җиңүчеләр бүләкләнде.