Безнең хатын-кызлар командасы - бронза медаль иясе

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

4-6 майда  Теләчедә муниципаль хезмәткәр хатын-кызлар арасында волейбол буенча ярышлар узды.

Республика муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасының Теләчедә хатын-кызлар арасында узган волейбол ярышларыннан безнең район командасы өченче призлы урын яулап кайтты. Ярымфиналда безнең кызлар әлкилеләргә оттырган, ә өченче урын өчен очрашуда исә  Әтнә районы командасын җиңүгә ирешкәннәр. Бу бәйгедә барлыгы унөч авыл районы волейболчылары көч сынашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International