Чирмешәндә муниципаль район башлыгы призларына яшь егетләр һәм кызлар арасында самбо буенча узган районара турнирда 70кә якын спортчы келәмгә чыкты. Җиңүчеләргә дигән шәп бүләкләрне алучылар арасында Чирмешән, Лашман көрәшчеләре дә бар.
Безнең районда самбо әлегә чагыштырмача яшь спорт төре. Шулай да тренерлар - Лашманнан Рафик Гатин, Чирмешәннән Степан Хачатрян шәкертләре келәмдәге уңышлары белән сөендерә башлады инде. Әйтик, Лашман кызы Алинә Хафизуллина быел Татарстан беренчелегендә узган ярышларда үз үлчәү категориясендә җиңү яулаган спортчы. 6 сыйныфта гына укый үзе, нык гәүдәле кыз, андый булмасаң, саллы бәйгедә беренчелекне алу ансат түгелдер.
“Чирмешән” физкультура-савыктыру спорт залында узган турнирда исә җиде район һәм шәһәрдән – Чистайдан, Чаллыдан, Аксубай, Әлмәт, Шентала, Нурлат, Чирмешән районнарыннан көрәшчеләр катнашты.