"Яшь туган як тарихын өйрәнүче" түгәрәге членнары Бөек Ватан сугышы ветераны Гришанин Георгий Васильевич янында кунакта

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

"Яшь туган як тарихын өйрәнүче" түгәрәге членнары түгәрәк җитәкчесе Мортазина Наталья Ксенофонтовна белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Гришанин Георгий Васильевич янында кунакта булдылар.

Балалар ветаран янына үзләре ясаган бүләкләр белән килделәр, шигырьләр сөйләделәр, сугыш җырлары башкардылар, ветеранның истәлекләрен тыңладылар. Якташыбыз әле дә сау-сәламәт, вакытын китаплар, газеталар укып уздыра.  Грегорий Васильевич балаларга ветераннарга булган игътибарлары өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Мәктәптән тыш эшләр үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International