“Куркынычсыз тәгәрмәч” республика бәйгесенең район этабында быел да Кармыш мәктәбе укучылары җиңүче булды. Май ахырында алар Яр Чаллы шәһәрендә узачак финал турында район данын яклаячак.
Велосипедта йөрү генә дияргә түгел, бу бәйге төрле яктан осталыкны сыный. Фигуралы йөрүдә саклык һәм төгәллек соралса, бәйгенең башка станцияләрендә юл йөрү кагыйдәләрен теориядә белүне һәм авто-шәһәрчектә аны практикада куллануны тикшерделәр. Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары медицина өлкәсендә дә белемнәрен күрсәттеләр, беренче ярдәм күрсәтү буенча билеттагы сорауларга җавап бирделәр.
2015 елда җиңүче булган Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты яшь инспекторлары быел икенче урында, Утыз Имән мәктәбе укучылары – өченче.