Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм чарасында Чирмешән районы ветераннары да катнашты

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Казанда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында 1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы бәйрәм чарасында безнең район делегациясе дә катнашты. 
Югары Чегодайдан Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхак Җиһаншин, Ишлинкадан тыл хезмәтчәне Григорий Сырукин, Чирмешәннән хәрби бәрелешләр ветераны Наил Котбиев, районның хәрби комиссары Дмитрий Палаткин һәм район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллиналардан торган делегацияне район башлыгы Фердинат Дәүләтшин җитәкләде.
 Фронтовикларны һәм тыл хезмәтчәннәрен котларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэриясе җитәкчелеге, җәмәгать оешмалары лидерлары, төбәкнең дини җәмгыять вәкилләре килгән иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International