Чирмешән лицееның “Без бергә көчле” хокук бозуларны кисәтү отряды республика ярышларында  “Берәү – барысы өчен, бөтенесе бер кеше өчен” номинациясендә җиңү яулап кайтты

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Чирмешән лицееның “Без бергә көчле” хокук бозуларны кисәтү отряды республика ярышларыннан җиңү яулап кайткан. Җиде егет һәм ике кыздан торган команда “Берәү – барысы өчен, бөтенесе бер кеше өчен” номинациясендә җиңүче булган.
-Муниципаль этапта яхшы нәтиҗәләр күрсәткән командаларның эшләрен республикага заочный этапка җибәрдек. Республикадагы 46 район арасыннан финалга узган 10 команда арасында безнекеләр дә булу зур дәрәҗә, - ди район мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча  урынбасары Флера Рәхимҗанова. – Финалда алар  жюри алдында визиткаларын якладылар, белемнәрен күрсәттеләр, марш атлап та йөрделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International