Лаеш" кошчылык комплексында кош гриппын бетерү буенча чаралар үткәрелә

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Кош гриппы табылуы аркасында, Татарстанның "Лаеш" кошчылык комплексына 100 млн сум тирәсе зыян килә. Бу хакта бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта билгеле булды.

Китерелгән зыянны компенсацияләү чарасы әле уйланылмаган, шулай да Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов предприятиене кире сафка кайтару чарасы күреләчәгенә ышандырды. "Ниндидер ярдәм ысулларын уйларбыз. Предприятие, һичшиксез, торгызылачак, әмма башта карантин срогы узу кирәк. Аннары производствоны кабаттан торгыза алачаклар", - диде ул. Марат Әхмәтов предприятиедәге кошларның иминиятләштерелмәгән булуын билгеләп узды. Искәртеп үтик, 15 мең баш үле кош яндырып юкка чыгарыла. Карантин турында Татарстан Президенты Указы чыккач, 450 мең баш кошны юк итү күздә тотыла.

"Бу йомырка фабрикасы, эшчәнлекләре кош ите җитештерүгә кагылышлы түгел", - дип искәртте министр. Республикада бу предприятие барлык базарның 10 процентын алып тора. Марат Әхмәтов әйтүенчә, әлеге хәл җәен йомырка бәясенә тәэсир итмәскә тиеш, йогынты ясаган очракта да, бик аз гына күләмдә.

"Лаеш" кошчылык комплексы "Деревенька" маркасы астында йомыркалар җитештерә. Май аенда кибет киштәләренә эләккән бу продукция сатудан алынып, экспертизага җибәрелгәне турында алдагы язмаларда язган идек.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International