Чирмешән автоинспекторы Рәмис Шәкуров үзе дә, әнисе дә - сәхнә осталары

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

ЮХИДИ хезмәткәрләре юлдагы иминлекне генә саклау белән чикләнмиләр, аларның җырга-моңга осталыкларын да сыныйлар. Һәр елны республика буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары арасында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар смотры уздырыла.

Быелгы смотрда район данын ЮХИДИ инспекторы Рәмис Шәкуровның әнисе - Гөлнур Шәкурова (Кара Чишмә) яклады. Әлмәт шәһрендә узган сайлап алу турыннан узып, финалда чыгыш ясаган Гөлнурның үзбәк халык биюен Казанда да бик ошаталар. Якташыбыз башкаладан икенче дәрәҗә Диплом һәм акчалата бүләк белән кайткан, аларны ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов кулыннан алган.
Сүз уңаенда, узган ел Рәмис үзе дә ЮХИДИның юбилей тантанасында җырлап кайткан иде.

http://www.nashcheremshan.ru/ru/the-news/item/14743-cheremshanskiy-avtoinspektor-ramis-shakurov-i-ego-mama-–-mastera-stsenyi.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International