“Иске Казан түгәрәк уены” 2017

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

13 майда Биектау районында узган “Иске Казан түгәрәк уены” республика татар фольклоры фестиваленнән безнең артистлар әллә ничаклы призлы урын яулап кайттылар. Чирмешән мишәрләре чыгышларын, безгә хас тибеп, тыпырдап биюне тамашачылар да, жюри дә нык ошаткан.

 Бездән фестивальдә биш коллектив катнашып, барысы да урыннар алып кайтты. Район мәдәният йортының “Умырзая” ансамбле сәхнәләштергән дуслар белән кич утыру йоласы, Лашман мәктәбе укытучылары - “Мөгаллимә”ләрнең мишәр татарлары биюе, Иске Үтәмеш авылының “Хыял” фольклор ансамбле әзерләгән “Әй дубыр, дубая” постановкасы фестивальнең беренче дәрәҗә Дипломнарына лаек булганнар. Район мәдәният йортының лиро-эпик әсәр номинациясендә мөнәҗәтләр әйткән “Ядкарь” ветераннар ансамбле - икенче урын иясе. Яшәүче авылыннан Фәридә Мортазина исә “Сак-Сок“ бәетен укып, өченче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International